Бүләк биреп мин сезне

Шатландырыйм тагын да.

17 б: Чикләвекләр җибәрде

Җитез тиен урманнан.

Баллы ап-ак күмәчләр

Бүләк сезгә куяннан.

18 б: Менә шатлык бүген безгә,

Төнлә Кыш бабай килгән

Уятмаган бит мине

Йокласын әле дигән.

Алып килгән күп итеп

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Рәсеменең астына

Язган матур теләкләр.

Мин һәр кичтә тәрәзәңнән

Карап үтәрмен, дигән.

Мин кушканны үтәмәсәң

Керми китәрмен, дигән.

Кыш бабай:Ай, рәхмәт сезгә, балалар, бик күп икән һөнәрләрегез. Мин сезнең өчен бик сөендем.

Нишләптер Кар бабай озаклады әле. Әллә тартмабызны чыннан да таба алмый йөри инде? Ярый, балалар, кайтып җитәр ул, борчылмыйк. Ә аңарчы без сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Бу уен бик күңелле. Ул кар боз кисәкләре белән уйнала. Уенга 2 бала чакырыла. Мин икегезгә дә таяклар куям. Шушы таякларга бер-бер артлы шушы кар бөртекләрен кертергә кирәк. Кайсыгыз тизрәк бетерә, шул җиңүче. Бу таякларны аннары Кар бабайга бүләк итәрбез.

(Уен беткәч Кар бабай ишектән кычкыра).

Кар бабай: Әй, дусларым! Кыш бабай! Таптым, таптым, тартманы. Менә бит ул! (тартманы сыпыра) Рәхмәт яугыры!

Кыш бабай: Менә бит, насыйп булгач табылды.Мондагы уенчыкларны мин бит чыршы сылуны ясау буенча конкурста катнашучыларга бүләк итәр өчен ясаткан идем. Бар кеше дә, балалар да, әти-әниләр дә бик тырышканнар бит. Эшләгәч бүләге дә булырга тиеш. Әйдәле, Кар бабай, үзең табып алып кайткач, үзең ияләренә дә җиткер инде син бу уенчыкларны.

(Кар бабай бүләкләр тапшыра).

Кыш бабай: Ай рәхмәт инде сезгә, гномнар, бигрәк матур уенчыклар ясагансыз! Эшегез өчен рәхмәт, кулларыгыз сызлаусыз булсын.

(Кинәт буран чыга, бүлмәгә буран-кызлар очып керә).

“Буранкөе.

(Алар биеп бетерүгә кар бөртекләре белән бергәләп

Исәнме, кыш бабай” җыры башкарыла.

Кыш бабай: Рәхмәт, сезгә, кар бөртекләрем, буран кызларым. Сез бөтен дөньяны аклыкка күмдегез. Кар күп булса, уңыш та яхшы булыр.

Ә хәзер мин сиңа, Кар бабай, иң зур үтенечемне әйтәм. Урманның иң куе җирендә, кар көртләре астында, мин иң зур, иң кадерле тартмамны яшереп калдырган идем. Син шунда барып, безнең бәйрәм беткәнче тартманы монда алып кайт.

Кар бабай: Тыңлыйм һәм буйсынам! (Честь бирә, китә).

Алып баручы: Кадерле Кыш бабай! Әле безнең балаларыбыз үзләренең матур шигырьләрен сөйләп бетермәделәр. Кар бабайны көткән арада син аларны тыңлап, ял итеп ал әле.

19 б: Соңлап кына көн туа,

Чәй эчкәнче төн туа.

Ай яктысы астында

Балалар чана шуа.

Ел ахыры икәндер

Кайсы ай бу?

Бергә-Декабрь.

20 б: Яңа елда яңа кар

Җемелдәр дә елкылдар.

Агачлар көмеш кенә-

Торсын шул килеш кенә.

Коры суык урамда,

Кайсы айда?

Бергә-Гыйнварда.

21 б: Юлда җәяүле буран,

Көрткә күмелә урам

Кояш толыбын сала

Бераз кар көрәп ала.

Бетми кар көрәп кенә,

Кайсы айда?

Бергә-Февральдә.

22 б: Урман буе ап-ак кар.

Кар өстендә эзләр бар.

Куян качты йөгереп,

Безне бүре дип белеп.

Кыш сафлык алып килде

Җиргә ак нур бөркелде.

Без киттек өчәү бергә

Нурлар ярып йөрергә

Аланнары ак кына

Җилләр исә сак кына.

Талгын җилле, көмеш күлле

Безнең туган як кына.

23 б: Белый снег пушистый

В воздухе кружиться

И на землю тихо

Падает, ложится.

Кар бабай: Таптым, таптым Кыш бабайның тартмасын. Ул шундый авыр!

Алып баручы: Ишетәсезме балалар, Кар бабагыз кычкыра түгелме? Аңа ярдәм кирәк ахрысы. Барыгыз әле, гномнар, юлларны яктыртып аңа бүләкләрне алып килергә булышыгыз.

(Гномнар чыгып китә).

Алып баручы: Балалар, гномнар ярдәм иткәч, тартманы авыр булса да бирегә алып килеп җиткерерләр. Ә без аңарчы шигырьләрне дәвам итик.

24 б: Сихри дөнья күгеннән

Ап-ак карлар коела,

Әйтерсең лә күбәләкләр

Нур диңгездә коена.

Могҗизалы бу күренеш

Куандыра күңелне.

Кыш бабайның йомшак атлап

Килүе шул түгелме?!

25 б: Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән.

Күргәч, аптырап калдым

Кем җирне ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:

Әллә он сипкәннәрме?

Әллә зур мичкәләрдән

Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган…

Белдем, белдем – кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган –

Без шуарбыз таулардан.

26 б: Кил әле, Кыш бабай!

Кил безгә кунакка.

Шатлыклар, бәхетләр

Алып кил бу якка.

Бигрәк тә мулрак ал

Хөрмәсен, алмасын,

Тик шуны онытма,

Чыршы да калмасын.

Җигеп ал атыңның

Шәбрәген,җитезен.

Син биргән хәбәрне,

Җитез җил китерсен.

Көтәбез, Кыш бабай!

Көттермә, сынатма!

Иң өлгер кош кебек

Очып кил бу якка.

1: Кем чанасы шәп җилдерә,

Кем шуарга остарак?

Кем курыкмый биеклектән?

Ә кем йөри астарак?

Монда бар да ачыклана

Монда бар да беленә.

Иренмичә, чана тартып

Безнең тауга кил генә!

2: Менә нинди кар яуды

Ап-ак булды җир өсте.

Чаңгыларга, чаналарга

Җиткереп булмый эшне.

Тау башыннан төшкәндә

Мәтәлеп тә китәләр.

Ничек итсә итәләр,

Барыбер төшеп җитәләр.

3: Кыш бабай кардан өеп

Тау ясап бирде безгә.

Бик матур чыршы кертеп,

Утырттык өебезгә.

Һәркемгә дә бер яшь өстәп

Көткән яңа ел килде.

Тагын да мул, бәхетле

Итәргә туган илне.

4: Яңа елны каршыларга,

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел,

Хуш киләсең, уз алга.

Килде безгә яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы өстендә,

Йолдыз булып яна ул.

5: Бәйрәм бүген – Яңа ел,

Бөтен җиргә кар яуган.

Яңа елны каршыларга

Балалар да җыелган.

Куяннар һәм аюлар,

Кунак булып килгәннәр.

Шук малайлар һәм кызлар

Матур кием кигәннәр.

6: Котлы булсын Яңа ел,

Матур узсын кышыгыз.

Безне котлаган өчен,

Рәхмәт, сиңа, чыршыбыз.

7: Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

Яңа ел килә безгә.

Әнә күпме дуслар килгән.

Әйләнә-тирәбезгә.

Йолдызлар төшеп кушылган,

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

(Төлке, гномнар һәм кар бабай чана тартып килеп керәләр.(тартма эчендә убырлы.)).

Кар бабай: Кыш бабай, мин тартманы гына түгел, безнең уенчыкларны урлап качкан төлкене дә таптым. Менә шушы тартма янында елап утыра иде. Балаларның уенчыкларын сорамыйча алып киттем, миңа бик оят, ди.

Кыш бабай: Ярый-ярый, менә монысы бик әйбәт, үз гаебен үзе таныганнарны без гафу итәбез. Бүтән алай эшләмәссең бит, төлке?

Төлке: Юк, юк, балалар. Мин сезнең алда бик гаепле, зинһар кичерегез мине! Бүтән беркайчан да кеше әйберенә сораусыз тимәм.

Кыш бабай: Ай, булган да инде бу, Кар бабай. Менә тапкансың бит минем тартмамны, рәхмәт инде сиңа, балалар бүләкләрне бик көтәләр иде.

(тартманы ачып җибәрә, ә аннан убырлы килеп чыга. Төчкереп җибәрә: әп-чхи!)

Кыш бабай: (куркып китә) Син ничек монда эләктең? Мин бит сиңа әйттем: “Быел мин сиңа отпускы бирәм, чыршы бәйрәмнәренә килеп, кеше көлдереп йөрмә, җылы якларга ял итәргә бар” , дидем.

Убырлы: Ак бабаем, суык бабакаем

Ниндидер әшәкелек эшләр өчен,

Мин ашыкмадым монда.

Убырлы ул- әшәке,

Убырлы ул-явыз,

Яхшылыкны уйламый,

Кемгәдер комачаулый, дип

Уйлыйсыздыр минем турыда.

Мин бит әле бик дәртле,

Балаларны шатландыра да алам.

Кыш бабай: Син Убырлы, безне алдалап, бәйрәмне бозмакчы буласыңмы? Юк, юл куймыйбыз сиңа.

Убырлы: Мин урманда йөз ел яшәп,

Күп кешегә әшәкелек эшләп,

Күрмәдем мондый матур чыршыны.

Ой, сез мине гафу итегез,

Чыршы бәйрәмегезгә кертегез!

Кыш бабай: Кертикме, бабайлар?

Балалар: Кертик! ( Убырлы тартмадан чыга, матурлана, көзгесенә карый).

Убырлы: Яулыкны селки-селки : биермен чыршы, биермен!

(Убырлы бии.)

Яңгырасын матур көйләр,

Чыксын минем сюрпризлар.

(Көй астында убырлы өе чыга, ко-ко-ко диеп. Көй туктагач туктый, гырылдап йоклый.)

Убырлы: Бигрәк арган мескенкәй,

Әшәке итеп: Әйдә, тор! Ко-ко-ко.

Әшәке итеп, аяк тибеп: Тор дип әйттем.

Кыш бабай: Тукта әле, Убырлы, алай әшәке итеп кычкырма аңа!

Убырлы: Бир тизрәк сюрпризны, әле соң түгел.

Кыш бабай: Туктап тор, Убырлы карчыгы. Мин үзем сөйләшим өең белән.



Страницы: Первая | ← Назад | 1 | 2 | 3 | Вперед → | Последняя | Весь текст